Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камил хәзрәт Сәмигуллин Шәүвәл аенда да гыйбадәт кылырга чакырды
Ул Рамазаннан соң килгән Шәүвәл аенда да алты көн ураза тотарга өндәде.
(Казан, “Татар-информ”, 4 июнь, Алсу Исмәгыйлева). Татарстанда бүгенге төп бәйрәм чаралары - Ураза гаете вәгазе һәм бәйрәм намазы Казанның Галиев мәчетендә уза.
Традиция буенча, мәчеттәге Коръән хафизлар изге аятьләрне иртәнге намаз вакытыннан бирле укый. Гает намазы Галиев мәчетендә һәм Татарстанның эре шәһәрләрендәге мәчетләрдә иртәнге җидедә башланды.
Бәйрәм чараларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Намазда ул беренче рәттә торды.
Бәйрәм вәгазен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Мөрәҗәгатен ул Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерүдән башлады.
Вәгазендә Камил хәзрәт Сәмигуллин дин кардәшләрен, Рамазан ае бетте дип, гыйбадәт кылудан туктамаска чакырды. Ул Рамазаннан соң килгән Шәүвәл аенда да алты көн ураза тотарга өндәде. “Рамазан бәйрәменнән соң алты көн ураза тоткан кеше ел буе ураза тоткан савабына ирешер”, - дип искәртте ул.
Мөфти Шәүвәл аенда, бәйрәмне форсат итеп кулланып, туганлык җепләрен ныгытырга өндәде. Шулай ук Ватан хакына ниятләгән изгелекләргә тугры калуның әһәмиятен әйтте.
Камил Сәмигуллин үз вәгазендә күпмилләтле илдә динара татулыкны саклауның мөһимлеген дә искәртте. Ул Калининградта мәчетне сүтү, республика мәктәпләрендә дип тотучы балаларның исемлекләре төзелүне күңелсез хәлләр дип атады. “Әмма республикада бу күңелсезлекләрне үзара хәл итә алдык, ямьсез сүзләр әйтешмәдек”, - диде мөфти хәзрәт.
“Халкыбызга ислам динен игелек белән насыйп иткәне өчен без Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булырга тиешбез. Без Татарстаныбызда динебезне тота алабыз. Мәчетләр төзелә, хәләл кафелар бар. Мондый заманнар элек булмаган. Ышанмасагыз, бабаларыбыздан сорагыз”, - диде Сәмигуллин.
Мөфти үз вәгазендә җәмгыятьне рухи авырулардан арындыруның әһәмияте турында да әйтте, моның өчен Коръәндә дәва барлыгын искәртте.
Камил Сәмигуллин хәләл хезмәт белән көн күрү турында искәртеп, Татарстанда игълан ителгән эшче һөнәрләр елын телгә алды. “Хәләл хезмәттән Аллаһы Тәгалә үзе разый”, - диде мөфти.
Вәгазе ахырында мөфти фитыр сәдакасын бирергә кирәклеген искәртте. “Фитыр сәдакасын бирмәгән булсагыз, гаеттән соң бирергә онытмагыз”, - диде ул.
Бәйрәм вәгазеннән соң ике рәкагать Ураза гаете намазы укылды, тәкъбир әйтелде, хөтбә үтте.
Традиция буенча, Галиев мәчетеннән бәйрәм вәгазен һәм намазын ТНВ телеканалы турыдан-туры күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз