news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин шәһәр мәчетләре концепциясенә үзгәртүләр кертү яклы

Хәзрәт мәчетләрнең намаз уку өчен генә түгел, ә кешегә әхлак-тәрбия бирүче үзәк тә булуын әйтте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин шәһәр мәчетләре концепциясенә үзгәртүләр кертү яклы
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәһәр мәчетләрендә концепцияне үзгәртергә кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул “Милли тормыш һәм дин” Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында сөйләде.

“Миңа калса, шәһәр мәчетләре концепциясен үзгәртергә, киңәйтергә вакыт җитте. Мәчеткә халык хәзер намаз укырга гына килми, гыйлем алырга, аралашырга килә. Хәтта татар телен укыту да мәчетләрдә башкарыла”, - диде ул.

Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчет – намаз уку гына түгел, ә кешегә әхлак-тәрбия бирүче үзәк тә булуын искәртте. “Шушы киң максатларны күздә тотып эшләргә чакырам”, - дип мөрәҗәгать итте ул.

“Укучыларның ялларын оештыру, очрашулар, яшьләр өчен бәхәс клублары, имамнар җыелышлары, мәҗлесләр, тәрбияви чаралар – болар барысы да кирәкле чаралар. Халыкны әхлакый тәрбияләү, аларны үз ихтыярлары белән динебезгә тартуга юнәлдерү мөһим”, - дип әйтте мөфти.

“Мәчетләр янында бакчалар, балалар өчен мәйданчыклар булса, ул үзе үк шәһәр халкын җәлеп итәчәк”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100