Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия император йорты җитәкчесе бөек княгиня Мария Владимировна белән очрашты
Мария Владимировна мөфтигә көтелмәгән бүләкләр ясады
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия император йорты җитәкчесе бөек княгиня Мария Владимировна белән очрашты. Татарстан мөфтие княгиняга Колшәриф мәчетен күрсәтте, ә аннары чәй өстәле артында Татарстанда ислам үсеше тарихы, халыкның рухи яңарышы хакында сөйләде.
Бөек княгиня үз чиратында үзенең Татарстанга бик теләп килүе һәм татар халкы тарихы, мәдәнияте белән танышуына шатлануын белдерде. Шулай ук тарихтан кайбер фактларга тукталды. Әйтик, Александр Невскийның Мәскәү Кремлендәге Дәүләт корал палатасында сакланучы шлемында гарәпчә язулар барлыгын әйтте. Шлемга Коръән сүзләре - 61 нче сурәнең 13 нче аяте язылган. Моннан тыш, олуг кунак мөфтигә княгиня Виктория Феодоровнаның үз кулы астындагы мөселман гаиләсенең яңа туган кызына Бөек яклаучы булырга ризалыгы турындагы хатны күрсәтте.
Шулай ук княгина Мария Владимировна мөфтигә көтелмәгән бүләкләр ясады. Икенче дәрәҗә Изге Анна орденын, “Романовлар йортына 400 ел тулу истәлегенә. 1613-2013” медален һәм башка бүләкләр тапшырды. Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз