news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аеның әһәмияте турында сөйләде

Галиев мәчетендәге Ураза бәйрәмендә Президент Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казанның Галиев мәчетендә ураза гаете бәйрәме булып узды. Татарстанның мөфтие Камил Сәмигуллин бәйрәм вәгазендә аятьләр укыды, хәдисләрне аңлатып китте һәм Рамазан аеның әһәмияте турында сөйләде.

Гаеттә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та бар иде.  “Мөхәммәд пәйгамбәребез: “Ураза тоткан кешенең йокысы гыйбадәт, эндәшмәве тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, барча гөнаһлары гафу ителер дип әйтә”, дигән. Кем Кадер кичәсендә уяу булып,гыйбадәттә үткәрсә, аның да барча гөнаһлары гафу ителер дип әйтә”, - дип сөйләде вәгазен Камил Сәмигуллин.

Камил хәзрәт Сәмигуллин уразаның фарыз булуының хикмәтләрен ассызыклады: “Беренчедән, ул бирелгән нигъмәтләрдән шөкер итү чарасы, Раббыбыз “бәлки, сез шөкер итүчеләрдән булырсыз”, дип әйтә. Тагын бер нигъмәт – Раббыбыз фәкыйрьләргә мәрһәмәтле һәм шәфкатьле булырга өйрәтә. Байларга ел буена ач торган фәкыйрьләрнең хәленә төшенергә ярдәм итә. Тагын бер хикмәт – саваплардан тыш, гәүдәне чистарту. Кайбер хасталыклардан саклау кебек, матди файдалар да бар. Пәйгамбәребез дә бер хәдисендә: “Ураза тотыгыз һәм сәламәт булыгыз, ураза тотсагыз, сәламәт булырсыз, иншааллаһ”, - диде. Тагын бер нигъмәт: ураза җенси теләкләрне тыя. Күзгә матур булып күренгән әйберләр җенси теләкне уята. Ач торганда исә, тыелып калып була”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Камил хәзрәт Сәмигуллин дин галимнәренең, ишаннарның уразаны өч өлешкә бүлеп карауларын искәртеп үтте: “Беренче дәрәҗә – гади кешеләрнең дәрәҗәсе – ашау, эчү һәм җенси якынлыктан тыелу. Икенче дәрәҗә – бөтен хәрәмнәрдән ваз кичү. Өченче дәрәҗә – Аллаһтан башка, барлык начар әйбердән тыелу”, - диде ул.

“Пәйгамбәребез: “Рамазан ае кергәндә җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар чылбырга бәйләнә”, - ди. Шуңа күрә дә без уразабызны җиңел тота алдык. Ә Рамазан аеннан соң алар азган хәлдә чыга, безгә бик авырга туры килә. Мәсәлән, Шәүвәл аенда алты көн ураза тотарга кирәк, ул Пәйгамбәребезнең сөннәте булып санала. Кеше “шайтан юк дип әйтәсез, ләкин шайтанның юклыгын сизми калдык” дип сорау бирергә мөмкин. Һәр кешедә шайтанның шәкерте булган нәфесебез бар. Ул бик тә тәкәббер. Раббыбыз нәфесне ач калдыргач кына, нәфесебез: “Син минем мәрһәбәтле Раббым, мин синең гаҗиз колың”, - дип җавап кайтара. Ягъни, нәфесебез уразадан бик курка, ул Рамазан ае вакытында гына тәрбияләнә ала”, - дип сөйләде Камил Сәмигуллин.

“Рамазан аена без нәфесләребезне тәрбияләдек, бергә уразалар тоттык, бергә ифтарларда һәм тәрафих намазларында катнаштык. Быел да Рамазан ае безне бергә җыйды, киләчәктә дә бергәләп җыелырга насыйп булсын”, - дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие кайбер сорауларга ачыклык та кертте: “Халык арасында, имеш, ике гает арасында бәйрәм булмый, Корбан гаетенә кадәр никах укырга ярамый дигән төрле фикерләр йөри. Пәйгамбәребез Шәүвәл аеның алтынчы көнендә Гайшә анабызга никахлана, ягъни ике гает арасында бәйрәм була. Димәк, бу фикер дөрес түгел, җәмәгать”, - диде Камил хәзрәт.

“Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, йортларыгызга бәрәкәт килсен”, - дип котлады бәйрәм вәгазенә килгән халыкны Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Гает намазы ике рәкәгатьтән торды. Намаздан соң өч тапкыр тәкъбир әйтелде. Соңыннан, бәйрәм хотбәсе укылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100