Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Камил хәзрәт Сәмигуллин Питрәч районының Пановка авылындагы төзәтү колониясенә килде
Ул тоткыннарга “Коръән тәфсире” китабын бүләк итте, ул изге китапны өйрәнә генә башлаган кешеләр өчен махсус язылган.
(Питрәч, 20 октябрь, “Татар-информ”, “Алга”, Ольга Шәрипова) Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Пановка авылындагы төзәтү колониясенә килде. Ул тоткыннарга “Коръән тәфсире” китабын бүләк итте, ул изге китапны өйрәнә генә башлаган кешеләр өчен махсус язылган. Ә хөкем ителгәннәр аңа үз куллары белән алюминий кашыктан ясалган, ярым ай һәм Сөембикә манарасы – мөселманнар диния нәзарәте гербы сурәтләнгән медальон бүләк иттеләр, дип яза район газетасы.
Бүгенге көндә колониядә 650 кеше җәза үтә, шуларның утызы даими рәвештә мәчеткә йөри, намаз укый. Аларга атнага ике тапкыр Казанның “Ярдәм” мәчетеннән Солтан Сөләйманов килә. Ул әлеге хезмәткә керешкәнче, хөкем ителгәннәр белән эшләү өчен махсус укулар үткән.
– Без монда җомга намазы, ислам нигезләрен өйрәнү буенча укулар үткәрәбез, гарәп телен өйрәнәбез, – диде ул.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тоткыннарның яшәеш шартлары белән танышты, аларга вәгазь, үгет-нәсыйхәт белән мөрәҗәгать итте.
- Колониягә килү һәм тоткыннар белән очрашу матур традициягә әверелде. Әлбәттә инде, без Казан колонияләрендә ешрак булабыз. Татарстан мөселманнары диния нәзарәте иректән мәхрүм ителгән мөселманнар белән очрашуны үз бурычы дип саный. Әлеге колониядә без беренче тапкыр, әмма соңгысы түгел, дип өметләнәм. Хөкем ителгәннәр – иректәге туганнарыбыз кебек булган кешеләр, һәм без аларга ярдәм күрсәтергә тиеш. Алар, иреккә чыккач, безнең белән бергә яшәячәкләр, һәм без аларга ярдәм кулы сузарга, яңа тормышка әзерләргә тиеш, - ди мөфти.
Октябрь революциясенә кадәр Казанда 30 меңнән артык исемдәге китап чыкты. Аларның күбесе иске татар телендә басылган.
- Гарәп хәрефләрен һәм гарәп графикасы нигезендәге татар язуын бер ай эчендә өйрәнергә була, - дип билгеләп үтте Камил хәзрәт. – Безнең дин әһелләре Габдерәшит Ибраһимов, Мурад Рәмзи, Шиһабетдин Мәрҗани бөтен мөселман дөньясына танылган иде! Ә Сарман районы Иске Әлмәт авылында туып-үскән Мурад Рәмзи үзе Мәккәдә укытты. Бу кешеләрнең барысы да туган татар телендә мәдрәсәдә белем алдылар. Динне өйрәнегез, Коръәнне укыгыз, - дип изге эшкә чакырды Камил хәзрәт.
Ә тоткыннарның сорауларына җавап биргәндә, ул шуны билгеләп үтте: иң мөһиме – үз гөнаһыңны чын күңелдән тану һәм аны башка беркайчан да кабатламаска ниятләнү.
Дин юлына басарга беркайчан да соң түгел, диләр, әмма ашыксаң яхшырак. Мәсәлән, төзәтү колониясе тоткыннарының берсе, Франция гражданины Франк Пиксиоле рәшәткә артына эләккәч, исламны кабул иткән.
- Мин иртәме-соңмы исламны кабул иткән булыр идем, чөнки минем әтием – мөселман. Биредә мин ике еллык җәза үтим, һәм минем исламны өйрәнергә, көнгә бер тапкыр намаз укырга мөмкинлегем бар. Дин минем күп сорауларыма җавап бирде, һәм мин, иреккә чыкканнан соң, исламны өйрәнүемне дәвам итә алырмын дип өметләнәм, – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз