Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Мин футболга уңай карыйм
Мөфти сүзләренчә, футбол кешене физик һәм рухи яктан тәрбияли.
(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Самигуллин “Конфедерацияләр кубогының конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгутыда роле” темасына фикер алышты.
“Дин кешеләргә үлгәндә генә түгел, яшәгәндә дә булышыга тиеш. Шуңа күрә футболга мин уңай карыйм, без Конфедерацияләр Кубогына шатбыз. Спорт, шул исәптән футбол да, халыкка физик һәм рухи яктан тәрбияви мәгънә бирә", – дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
"Мин үзем дә кечкенә вакытта футболны яраттым. Карарга гына түгел, ә уйнарга да. Изге Рамазан ае булганга Конфедерацияләр кубогы уеннарын карый алмадым. Әмма миңа Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан шалтыратып, нәтиҗәләр белән таныштырып барды”, – диде мөфти.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз