news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин Махачкаладагы мәчеттә җомга намазы үткәрде

Мөфти үзенең вәгазендә Пәйгамбәребез киңәшләрен искә төшерде.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ").Кичә Махачкалада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар шәехе Зәйнулла Шәриф Рәсүлев исемендәге мәчеттә җомга намазы укытты. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарада Дагыстан мөфтие Әхмәд хаҗи Абдулаев, шулай ук “Россия халыкларының бердәмлеген ныгытуда диннең роле” конференциясе кунаклары катнашты. Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең вәгазендә җыелган халыкка Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең киңәшләрен искә төшерде.

Дагыстан Республикасына эш сәфәре барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин “Россия халыкларының бердәмлеген ныгытуда диннең роле” дип исемләнгән Россиякүләм дини конференциянең пленар утырышында һәм секция эшендә катнашты.

Моннан тыш, Камил хәзрәт Махачкалада “Ватан” радиостанциясендә кунакта булды. Биредә ул “Есть разговор” тапшыруына интервью бирде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot