news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Мөселманнар хәзерге вазгыятьтән канәгать

Мөфти сүзләренчә, Татарстанда ел саен 25 тән артык яңа мәчет ачыла, мәдрәсәләр эшли, дини китаплар басыла.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Мөселманнар хәзерге вазгыятьтән канәгать
Владимир Васильев

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнар хәзерге вазгыятьтән канәгать булуын әйтте. Бу фикерне ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Казанда 47 номерлы сайлау участогында тавыш биргәннән соң белдерде.

«Гражданин буларак, мин үземне бурычымны үтәргә һәм, мөселман буларак, үз фикеремне белдерергә тиешмен. Без дөньяви дәүләттә яшибез, атеист дәүләттә түгел. Монда мөселман, православие, яисә башка диндәге кеше дә үз урынын таба ала», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөфти сүзләренчә, Татарстанда ел саен 25 тән артык яңа мәчет ачыла, мәдрәсәләр эшли, дини китаплар басыла.

«Без, мөселманнар, Татарстан Президентының эшчәнлегеннән канәгать. Шөкер кылып без аңа ярдәм күрсәтергә тиеш. Аллаһ Коръәни Кәримдә безгә шөкер кылырга кушкан. „Шөкер кылсагыз, нигъмәтләрне арттырып бирермен, булганыннан ризасызлык белдерсәгез, анысын да алырмын“, дигән Аллаһ», — дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100