news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман кызларын динсез егетләргә чыкмаска өндәде

Татарстан мөфтие мөселман яшьләре форумы делегатлары белән очрашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман кызларын динсез егетләргә чыкмаска өндәде
Султан Исхаков

(Болгар, 27 июль, “Татар-информ”, Назлыгөл Мәсәлимова). 27 июльдә Болгарда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин яшь имамнар алдында чыгыш ясады һәм аларны борчыган сорауларга җавап бирде. Аерым алганда, аңа никах, аерылышу турында сораулар бирделәр.

  • Мөселман яшьләре форумы 22 июльдән 29 июльгә кадәр дәвам итә. Бирегә Татарстан, Мари Эл, Чувашия, Удмуртия, Башкортстан, Оренбург, Әстерхан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Самара, Саратов, Чиләбе, Төмән, Подольск, Көньяк Сахалиннан делегатлар килде.

Татарстан мөфтие чыгышын Коръән аятен сөйләүдән башлап җибәрде. Хәзрәт теләсә кайсы дәреслекнең Коръәнгә барып тоташуын да искәртеп үтте. “Психология китабын гына алыйк. Анда сөйләнгән күп әйберләр Коръәндә язылган. Барысы да Коръәнгә барып тоташа”, - дип сөйләде ул.

Мөфти, кереш сүзен тәмамлагач, яшь имамнар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирде. Очрашуда аерылышу проблемасы да күтәрелде. “Әти-әни никахка каршы. Миңа нишләргә?”, дип сорау бирелде. “Утырып, хәлне аңлатып сөйләшергә. Хәзерге вакытта өйләнешкән яшь парларның 90 проценты  аерылыша. Бу - бик начар хәл. Әти-әни баласын җил-яңгыр тидерми үстерә. Әти-әни белән уртак телгә килергә кирәк”, - диде ул.

“Аллаһка ышанмаган татарга кияүгә чыксам, никах узган булып саналамы?” Бу сорауга мөфти “Ул мөселман динендә икән, никах саналачак. Ләкин гаилә бәхетле булырмы? Гаиләне озакка саклап калып булырмы? Аллаһка ышанмый торган ир-атка чыгып, кыз бала үзен бәхетсез итмәсме? Бәхетле булыр, дип уйламыйм”, - дип җавап бирде Камил хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100