news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясенә кушылды (видео)

Татарстан мөфтие мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга мәктәп кирәк-яракларын бүләк итте

(Казан, 23 август, “Татар-информ”, Ләйлә Гайнуллина). Бүген Татарстан мөселманнарның Диния нәзарәтендә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мохтаҗ һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга яңа уку елы уңаеннан бүләкләр тапшырды.

Чара инде тугызынчы тапкыр үткәрелә. Быел акцияне Диния нәзарәтенең “Зәкят” Хәйрия фонды оештырды. Балаларга бүләкләрне туплар өчен шулай ук “Тандем” сәүдә-күңел ачу комплексы һәм бу проблемага битараф булмаган, ләкин исемнәрен әйтмичә калуын теләгән кешеләр дә ярдәм күрсәтте. Татарстанның утыз тугыз баласына төсле дәфтәрләр, каләм, көндәлекләр һәм “Хозур” нәшрият йорты әзерләгән махсус бүләкләр белән тутырылган портфельләр өләшелде.

“Безнең “Зәкят” фондының базасында дүрт йөзгә якын гаилә төркәлгән. Алар барысы да бөтен Республика буенча урнашкан мохтаҗ һәм күп балалы гаиләләр. Без аларга барысына да ярдәм күрсәтергә тырышабыз” – диде балаларны сайлау принцибы турында “Зәкят” Хәйрия фондының директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин.

Тантана башланып китәр алдыннан Камил хәзрәт Самигуллин, дога кылып, барлык балаларга сәләмәтлек һәм яңа уку елында бары тик уңышлар теләде. Үзенең беренче сентябрь бәйрәмен һәм уку елларын искә төшерәсезме дигән сорауга, Камил хәзрәт иң беренче итеп мәдрәсәдә укыган чакларын искә төшерде, ә быел яңа уку елы бөтенләй башкача башланачагын белдерде: “Бу уку елы башкача башланачак, чөнки мин Хаҗда булачакмын.”

Бүләкләр өләшенгәч, мөфти балалар белән аралашты һәм алар белән фотога төште. Балаларның әти-әниләреннән исә акция оештурычыларына карата бик күп рәхмәт сүзләрен әйтте.“Зәкят” фонды безнең гаиләгә һәрвакыт ярдәм итә. Гаиләдә дүрт бала, икесе инвалид. Әлеге фондның ярдәме безнең өчен бик мөһим”, – диде акциягә килгән дүрт бала әнисе Роза.












 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100