news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәккәдә Татарстан хаҗилары белән очрашты

Мөфти вәгазь сөйләде һәм булачак хаҗилар сорауларына җавап бирде.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Бүген 15 август көнне Татарстан хаҗилары белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

Диния нәзарәте хәбәрендә әйтелгәнчә, Мәккә үзәгендәге кунакханәдә республикабыздан килгән берничә төркем мосафир яши. Отельдә урнашкан мәчеттә мөфти ике рәкәгать икенде намазы укытты. Соңыннан вәгазь сөйләде һәм булачак хаҗилар сорауларына җавап бирде.

«Хаҗ – кеше тормышында иң зур сәфәр. Аны тиешенчә, бөтен шартлары белән үтәгез. Хаҗ кылу ул Мәккәгә барып кайту гына түгел”, – диде Камил хәзрәт. Һәм кызыклы хәлне исенә төшерде. Узган хаҗларның берсендә бер апа базарда бүләк алып озак кына йөргәннән соң хәле беткән һәм тәваф кылып тормаска булган. Апага хаҗның тиешенчә үтәлмәвен аңлатып карагач, ул болай дип җавап биргән: “Улым, син дә Мәккәдә булдың, мин дә Мәккәдә булдым. Син дә хаҗи, мин дә хаҗи хәзер”. “Бер генә соравыгызны да калдырмагыз, барысын да төркем җитәкчеләренә бирегез, алар аңлатырлар”, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

“Элек безнең әби-бабаларыбыз хаҗга айлар буе барган. Бу зур сынау. Без исә самолёт белән генә очабыз, йомшак автобуста киләбез, затлы отельләрдә урнашабыз. Сынау күпкә кими кебек. Бу хаҗга зыян китермиме?” - дип сораучылар да булган. Мөфти: “Элек, чыннан да, хаҗиләр күп түгел иде. Чөнки юллар бик газаплы булды. Хәзер исә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Әмма элеккеге хаҗилар да, хәзергеләр дә олуг гыйбадәттән шундый ук шатлык кичерә бит”.

Очрашуда Камил хәзрәткә теләктәшлеге өчен татар теле укытучылары рәхмәт сүзләре җиткергәннәр. Быел Татарстан Президенты ярдәме белән утыздан артык татар теле укытучысы хаҗга бушлай китте. “Без бу эшне татар теленә булышу өчен эшлибез”, – диде мөфти хәзрәтләре. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100