news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Мөфтияттә татар телле мохит булырга тиеш

Республика мәчетләрендә татар телен өйрәнү буенча "Без – татарлар" укыту программасын кулланышка кертеп җибәрү турында карар кабул ителде.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Казанның Галиев мәчетендә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Утырыш эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте аппараты, мөхтәсибләр һәм мәдрәсә мөгаллимнәре катнашты. Җыелыш барышында катнашучылар тарафыннан татар телен саклау һәм үстерүгә караган фикерләр һәм тәкъдимнәр яңгырады, дип җиткерә Диния нәзарәтенең рәсми сайты.

"Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә татар телле мохит булырга тиеш дип саныйм, – дип башлады киңәшмәне Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Шул уңайдан, үзенең эчке һәм тышкы багланышларын, шул исәптән аралашуны һәм эш кәгазьләрен алып баруны, мөфтияткә Татарстан Республикасы эчендә ике дәүләт телендә башкарырга кирәк. Билгеле, әлеге карар Татарстаннан читтәге төрле идарә тармагы һәм партнерлар белән эш итүгә кагылмый".

Киңәшмәдә республика мәчетләрендә татар телен өйрәнү буенча “Без – татарлар” укыту программасын кертеп җибәрү турында карар кабул ителде. Россия ислам институты мөгаллимнәре тарафыннан эшләнгән әлеге программа сынауны уңышлы үтте һәм татар теленә өч айда өйрәтү буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Моннан тыш, Татарстанның барлык мәдрәсәләре “Ислам дине нигезләре” дәреслеге белән тәэмин ителәчәк. Нәзарәтенең тагын бер мөһим башлангычы булып Татарстан Республикасы иҗтимагый урыннарында файдалану өчен дини терминология кертелгән рус-татар һәм татар-рус сөйләүлеген чыгару тора. Тагын мөфти эшчәнлекнең аерым юнәлеше итеп татар телен интернетта пропагандалауны билгеләде: “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан социаль челтәрләрдә мөселманнар арасында мәгълүмати кампания оештырылачак. Ахырдан, киңәшмәдә Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә дә туган телне өйрәнүнең һәм саклауның әһәмияте турында җомга вәгазьләре уку тәкъдиме хупланды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга чын күңелдән рәхмәт белдереп, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлангычларын хуплады.

Мөфтияттә кабул ителгән чараларны тормышка ашыруны күзәтчелек итү буенча махсус эшче төркем оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100