news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин Лаешта балалар бәйрәме ачылышында катнашты

Камил хәзрәт шулай ук Лаеш имамнары җыелышын үткәрде, дин әһелләренең сорауларына җавап бирде.

(Казан, 30 июль, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Лаеш районы Усад авылында балалар бәйрәме ачылышында катнашты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.

  • Бәйрәм “Ихлас” мәчете һәм Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге тарафыннан балаларның спорт лагере тәмамлану хөрмәтенә оештырылды.

Тантаналы ачылыш Коръән аятьләре укудан башланып китте. Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты вәкиле һәм имамнар үз чыгышларында бәйрәмдә катнашучыларны сәламләделәр һәм үсеп килүче буынны сәламәт яшәү рәвешенә чакырдылар.

Бәйрәм программасы бик бай эчтәлекле булды: күңел ачу һәм спорт чаралары оештырылды. Мисал өчен, мавыктыргыч фәнни экспериментларда, күңелле эстафеталарда катнашу, аттракционда, паровозда йөрүне балалар бик яратты. Шулай ук бушлай туңдырма, поп-корн, пылау ашату мөмкинлеге тудырганнар иде оештыручылар.

“Ихлас” мәчете юлчылар өчен дә бик уңайлы урында урнашкан. Биредә спорт бүлмәсе, уку заллары да бар.

Камил хәзрәт шулай ук Лаеш имамнары җыелышын үткәрде, дин әһелләренең сорауларына җавап бирде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100