news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин Кукмара районында мәчет ачылышында катнашты

Бүгенге көндә Кукмара районында 76 мәчет эшли.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кукмара районының 76нчы мәчете ачылышында катнашты. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Туеш авылында ике катлы, 270 кеше сыйдырышлы яңа мәчет ачылды. Әлеге мәчетнең беренче нигез ташы 2016 нчы елда салына.Әлеге мәчет юл өстендә урнашкан, барлык уңайлыклары белән сафка баскан.

  • Бүгенге көндә Кукмара районында 76 мәчет эшли.

Мәчет ачылышыннан соң район дин эшлеклеләре ифтарга юнәлде. Биредә Татарстан мөфтие рамазан аеның әһәмияте турында вәгазь сөйләде, халыкның сорауларына җавап бирде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot