news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Коръәнне кулдан язарга җыенабыз

4 гыйнварда Болгар шәһәрендә Бөтенроссия мөселман форумы - Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган беренче чара ачылды.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръәнне матур итеп кулдан язарга җыенуларын белдерде. Бу хакта ул Болгарда үтә торган Бөтенроссия мөселман форумында әйтте.

«Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында тагын бер зур проект башлаячакбыз. Коръәнне каллиграфларны җәлеп итеп, матур итеп кулдан язарга җыенабыз», — диде мөфти.

Бөтенроссия мөселман форумында Татарстан, Мәскәү, Ленинград өлкәсе, Кузбасс, Башкортостан, Марий Эл Республикаларыннан килгән дин кардәшләр катнаша.

Форум үзенчәлекле премьера мәйданчыгы да. Биредә беренче тапкыр «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмының киңәйтелгән трейлеры һәм «Хозур ТВ» телеканалы студиясендә татар теленә тәрҗемә ителгән «Билал» тарихи-маҗаралы тулы метражлы анимация фильмы күрсәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100