news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин Кизлярда һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты

«Алар илебездә милләтара һәм конфессияара татулыкны какшатырга омтыла», - ди республика мөфтие.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Кизлярда һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кизлярда һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты.

«Вак җанлы кеше кулыннан хатын-кызлар – үз балаларының әниләре, әти-әниләренең газиз кызлары, кемнеңдер апалары һәлак булды. Бер гаепсез кешеләрнең җанын кыйган бандит ислам битлеге артына яшеренгән һәм шуның белән ул тынычлык сөюче динебезнең абруен төшерде. Аның милләте дә, иманы да юк», - дип искәртә Камил хәзрәт Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

Аның фикеренчә, әлеге акциянең бердәнбер максаты – Россия җәмгыятен тотрыксызландыру. «Алар илебездә милләтара һәм конфессияара татулыкны какшатырга омтыла», - ди республика мөфтие.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, җинаятьче Георгий Победоносец чиркәвеннән гыйбадәттән чыгып килгән кешеләргә ау мылтыгыннан ут ача. Нәтиҗәдә, дүрт хатын-кыз шунда ук һәлак була, бишенчесе соңрак хастаханәдә үлә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot