news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин Истанбулда Казан шәкертләре белән очрашты

Истанбул Татарстан өчен Коръән кыйраәтләре буенча тәүге белгечләр әзерли.

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Истанбулда Казан шәкертләре белән очрашты. Истанбул Татарстан өчен Коръән кыйраәтләре буенча тәүге белгечләр әзерли. Бу турыда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар Төркиянең Хасеки Абдуррахман Герсес исемендәге Кыйраәтләр уку Үзәгендә алар ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте юлламасы белән белем алалар. Татарстанда әлеге Казан шәкертләре Коръәнне 10 стильдә укый алган тәүге белгечләр булачак, диелә әлеге хәбәрдә.

Кыйраәт - Коръән уку тәртипләре. Аның әйтелеш үзенчәлекләре, яңгыраш вариантлары, музыкаль һәм интонацион төзелеше, темп һәм тыналыш тәртипләре буенча аерылып торган төрле стильләре бар.

Очрашуда Камил хәзрәт студентларга үз нәсихәтләрен биргән, мөфтиятнең Коръәнне өйрәнү буенча планнары белән уртаклашкан һәм уңышлар теләгән.

"Татар-информ" алдарак Камил Сәмигуллин Истанбулда халыкара конференциядә катнашты, дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot