news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Иманга килүчеләр арта

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчеткә йөрүчеләр күбәя, ди.

(Казан, 17 август, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстанда мәчеткә йөрүчеләр, дини йолаларны үтәргә теләүчеләр саны арта бара. Бу хакта бүген Татарстан Диния нәзарәтендә узган матбугат очрашуында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.

Бүген Татарстан Диния нәзарәтендә быелгы Корбан бәйрәменә багышланган матбугат очрашуы булды. Журналистларның күп санлы сорауларына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм мөфтинең урынбасары, "Вакыф" фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдинов җавап бирде.

“Корбан гаете ислам динең иң олуг бәйрәменең берсе, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Җомга көнгә туры килүе дә безнең өчен икеләтә шатлык. Бәйрәм 1 сентябрь, гыйлем көненә дә туры килә. Шатлыгыбыз артып торыр. Башка еллардан нәрсәсе белән аерылып торачак дигәндә, быел хаҗга китүчеләр күп булды. Бездәге исемлек буенча, 1 мең 700 кеше. Корбан чалдырырга теләүчеләр саны артты. Һәр ел рәтләребез ишәя баруын күзәтәбез. Рамазан гаетенә халык күп килгән иде. Ифтар оештыручылар да елдан-ел арта бара. Бар иде шундый еллар, фәкать Мәрҗани мәчетендә генә авыз ачу мәҗлесләре оештырылды. Быел Казанның 30 мәйданында һәр көн саен Рамазан аенда ифтар ашлары үтте. Тәравих вакытларында башкалабызның 41 мәчетендә тулысынча яттан Коръән укылды, элек мондый күренешнең булганы юк иде”. 

Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов үз чыгышында Корбан чалу оешкан төстә алып барылуын билгеләп узды. Казанда гына түгел, Балтач, Теләче районнарында, шулай ук Яр Чаллы каласында уңайлы, замана шартларына туры китереп корылган мал чалу урыннарын барлыгын әйтте. Дини йола үтәлгәннән соң да, мәчет тирәсе чиста калачак, чөнки сарыкның тиресе, башы, аяклары, эчке әгъзалары махсус савытларда җыелып барылачак. 

Исегезгә төшереп узабыз, 1 сентябрь - көнне Корбан гаете. Казанның 25 урынында 10 меңләп корбан чалыныр дип көтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100