news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗ сәфәрендә татарлар белән очрашты

Бу хакта ул социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр итә

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин социаль челтәрдәге аккаунтында Согуд Гарәбстанындагы хаҗ сәфәрендә булган татарлар белән төшкән фотоларын урнаштырган.



“Кичә Рияг Бахш дигән районда яшәүче Татарстан хаҗиларыбыз белән күрешеп аралаштык. Кунакханәләр, яшәү шартлары яхшы. Хаҗиларыбыз Диния нәзарәтенә рәхмәтләрен белдерде. Аларга динебезнең 5 терәгеннән берсе булган Изге Хаҗ гыйбадәтен тиешенчә үтәп, исән-имин йөреп кайтырга теләдем”, - дип язган мөфти.



Камил Сәмигуллин кичә намаздан соң Татарстан хаҗилары өчен вәгазь сөйләгәнен дә язган. Ул хаҗ, аның ритуллары хакында сөйләгән.

Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗ сәфәренә 29 августта китте. Быел хаҗга барлыгы 900 татарстанлы бара.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot