Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗ сәфәренә кузгалуы хакында социаль челтәрдә язып чыкты
Быел Татарстаннан хаҗга 900 кеше барачак
(Казан, 30 август, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин социаль челтәрдәге аккаунтына хаҗга китү күренешеннән фотолар урнаштырган. “Бер төркем мөселманнар белән хаҗ сәфәренә кузгалдык”, - дип язган мөфти.
Татарстаннан хаҗга китүчеләрнең беренче төркеме юлга 28 августта юлга кузгалган иде. Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, быел Татарстаннан хаҗга 900 кеше барачак. Islam-today сайтына биргән интервьюсында квота тулмау сәбәбен мөфти кризис белән аңлаткан. “Ел саен норманы арттырып үтәгән Дагыстан да квотаны тутыра алмады”, - дигән мөфти.
Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗга баручыларның барысы да сәламәт әйләнеп кайтуларын теләде.

Хаҗга китүчеләрнең өченче группасы юлга 1 сентябрьдә кузгалачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз