news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин хәдисләргә ышанмауны тарихка ышанмау белән чагыштырды

«Сөннәткә ышанмаучылар тарихка да ышанмаска тиеш», — дип белдерде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

Камил хәзрәт Сәмигуллин хәдисләргә ышанмауны тарихка ышанмау белән чагыштырды
Владимир Васильев/архив

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәдисләргә, сәхабәләргә ышанмауны тарихка ышанмау белән тиңләде.

«Коръән нәрсә эшлисен әйтсә, Сөннәт исә, ничек эшлисен аңлата. Сөннәтсез дин юк. Сөннәткә ышанмаучылар тарихка да ышанмаска тиеш», — диде ул бүген Казанның «Апанай» мәдрәсәсендә татар дин галиме Галимҗан Барудиның тууына 165 ел тулу уңаеннан үткәрелгән республикакүләм фәнни-гамәли конференция ачылышында.

Хәдисләргә ышанмаган кеше тарихны да кабул итәргә тиеш түгел кебек килеп чыга, ди хәзрәт.

«Әгәр дә без сәхабәләргә ышанмыйбыз икән, без тарихка ышанмаска тиеш. Тарих нәрсәгә таяна? Бер кеше сүзенә таяна кайчак. Бер язманы табабыз — менә шулай булган икән, дибез. Хәдисләргә ышанмасак, бөтенләй тарихны кабул итәргә тиеш түгел, тарих дигән фән безнең өчен булырга тиеш түгел килеп чыга», — диде мөфти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100