news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин Гашүрә көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать иткән

Гашүрә көне мөхәррәм аеның 10 нчы көненә, ә милади календарь буенча 2016 елда 11 нче октябрьгә туры килә.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Гашүрә көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать иткән.

“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Мөхтәрәм мөселманнар!

Мөкатдәс мөхәррәм аенда бер олы көн – гашүрә көне бар. Ул мөхәррәм аеның 10 нчы көненә, ә милади календарь буенча 2016 елда 11 нче октябрьгә туры килә.

Мөселман чыганаклары буенча, бу көндә бик күп вакыйгалар күзәтелгән. Бу көнне Адәм галәйһиссәлам тәүбә кылган, Ибраһим галәйһиссәлам уттан коткарылган, Әюб галәйһиссәлам авыруыннан терелгән, Муса галәйһиссәлам Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарылган һ. б.

Бер хәдистә язылганча, гашүрә көнендә ихластан ураза тоту гөнаһлардан арыну булып тора. Аллаһы Тәгалә Илчесе Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләм бу көндә тотылган ураза савабы уңаеннан болай дигән: “Аллаһ үткән ел өчен гөнаһларымны ярлыкар дип өметләнәм” (Мөслим).

Шунысы да мөһим, без, мөселманнар, башка конфессия вәкилләреннән аермалы буларак, гашүрә көнендә, аңа кадәрге һәм аннары килгән көндә дә ураза тотарга тиешбез.

Барча мөселманнарны бу көнне ураза тотып, өстәмә гыйбадәтләр кылып уздырырга һәм туганнарыбызга, якыннарыбызга, гаиләләребезгә игътибарлырак булырга чакырам.

Аллаһ Раббыбыздан гөнаһларыбызны ярлыкавын өмет итеп мөхәррәм аенда тоткан уразаларыбыз кабуллардан булса иде, Аның чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп итсә идее”, - диелгән мөфтинең мөрәҗәгатендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100