news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин – Галимҗан Барудиның 25 хезмәтен таптык

Быел татар дин әһеле, мөфти Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тулды.

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Казан федераль университетында Галимҗан Барудиның 25 китабы табылган. "Әлеге хезмәтләрне хәзерге татар теленә күчереп, кабаттан дөньяга чыгарырга ниятебез бар", - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Татарстан Диния нәзарәте Галимҗан Барудиның әлеге китапларының оригиналларын (кадимчә язылганнарын) инде нәшер иткән.

Исегезгә төшереп узабыз, Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел “Галимҗан Баруди елы” дип игълан ителгән иде.

Быел татар дин әһеле, мөфти Галимҗан Барудиның тууына  160 ел тулды. Галимҗан Баруди кебек танылган дин әһелләрен белергә, аларның китапларын укырга бу юбилей үзе бер сәбәп. "Ел дәвамында Баруди хезмәтләренә дин галимнәребез тарафыннан игътибар артты, аның хезмәтләре яңадан өйрәнелә башлады", - диде мөфти.

Дин галиме, мөдәррис-педагог Галимҗан Баруди  Казан өязенең Чуашиле авылында сәүдәгәр гаиләсендә туган. Казанда Күлбуе мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1875 елны Бохарага китә. «Мир-гарәп» мәдрәсәсендә җиде еллап укыганнан соң, 1881 елда Казанга кайта һәм шәһәрнең 4 нче мәхәллә имамы итеп сайлана. 1882 елда җәдит ысулындагы атаклы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен оештыра һәм шунда утыз биш елга якын мөдәррис булып тора. 1891–1916 елларда җәдит мәктәпләре өчен күп санда дәреслекләр, ислам дине тәгълиматын заманга яраклаштыру кирәклеген бәян иткән һәм шуңа ирешү юлларын күрсәткән дини-фәлсәфи хезмәтләрен язып бастыра. Башта аның китаплары «Г.Пороховой» дигән имза белән чыга. Шул елларда «Пороховой Фатих» дигән җиңелчәк көй телгә кереп, «Пороховой Фатима» кушаматлы бер җилбәзәк ханымның яманаты да чыккач, Галимҗан хәзрәт «Пороховой» дигән яшерен имзасын, гарәпчәләтеп, «Баруди»га (баруд – дары) әйләндерә. Китапларының күпчелеге ул үзе пайчы булып торган "Идрисов-Галиев сәүдә йорты" ширкәтенең 1908 елда ачылган "Милләт" нәшриятында басыла. 1906–1917 елларда Г.Баруди  "Әд-дин вәл-әдәб" исемле дини һәм әхлакый журнал чыгара. Әлеге журнал битләрендә панисламистик фикерләр таратуда гаепләнеп, 1908 елда җавапка тартыла һәм хөкем карары белән ике елга Вологда губернасына сөргенгә җибәрелә. Сөргеннән кайткач, яңадан журнал чыгаруын һәм мөдәррислек эшен дәвам иттерә. Шул елларда чит илләргә сәяхәт кылып, Истанбул, Каһирә, Мәдинә, Мәккә кебек шәһәрләрдә булып кайта. 1917 елда Г.Барудины Уфадагы Диния нәзарәтенә мөфти итеп сайлыйлар. Ул 1921 елның 6 декабрендә Мәскәү каласында ачларга ярдәм күрсәтү эшләре белән командировкага барган чакта вафат була.

Г.Баруди, гомере буе Шәрекъ халыкларының борынгы язма һәм басма китапларын җыю белән шөгыльләнеп, гаять бай китапханә туплаган була. Дүрт меңнән артык берәмлекне эченә алган бу китапханә 1920 елда дәүләт карамагына алынып, хәзерге вакытта Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсенең Көнчыгыш фонды нигезен тәшкил итә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100