news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Әгәр туган телебезне онытабыз икән, безне оныкларыбыз онытачак”

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телен яклау максатыннан видеомөрәҗәгать яздырган.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, татар телен саклау максатыннан, дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать белән чыкты. Ул үз сүзләрен вәгазь формасында видеоязма итеп яздырган.

“Кадерле дин кардәшләрем, ватандашлар! Сезгә Коръәннең бер аятен искә төшерәсем килә. Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә әйтә: “Без сезне ир белән хатыннан булдырдык. Төрле халыкларга, кабиләгә, милләтләргә бүлдек. Сезне без бер-берегезне өйрәнү өчен аердык”, - ди. Бу мөһим аять ни турында сөйли соң? Безнең туган телебез һәм милли үзенчәлек – Аллаһы Тәгалә тарафыннан тапшырылган әманәт дигән сүз. Әманәт ул – Аллаһы Тәгалә тарафыннан күз карасы кебек сакларга кирәклекне аңлата. Әгәр без туган телебезне сакламасак, Аллаһы Тәгаләнең әманәтен үтәмәгән булабыз”.

Камил хәзрәт үз чыгышында әманәт гаиләдә, буыннан -буынга тапшырылып сакланырга тиешлеген дә искәртә.

“Барлык мәдәниятләшкән илдә телне саклау өчен аны мөстәкыйль рәвештә яки уку йортларында өйрәнәләр. Әгәр без туган телебезне онытачакбыз икән, безне оныкларыбыз онытачак”, – ди мөфти.

Шулай ук Камил хәзрәт Сәмигуллинн татар телен өйрәнү, белем алу – теләсә кайсы мөселман алдындагы бурыч икәнен дә искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100