news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин Франция эшмәкәрләре делегациясе белән очрашты

Морис Рипер Татарстанның төрле конфессия вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыру тәҗрибәсен өйрәнү алар өчен мөһим булуы турында әйтте

 (Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). 15 декабрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Жан-Морис Рипер җитәкчелегендәге Франция эшмәкәрләре делегациясе белән очрашты, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Очрашу башында Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Жан-Морис Рипер мөфтине кабул итүе өчен рәхмәт белдерде. Мөселманнарның Франциядә халык саны буенча икенче урында торуын һәм шуңа күрә Татарстанның төрле конфессия вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыру тәҗрибәсен өйрәнү алар өчен мөһим булуы турында әйтте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин бу өлкәдә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте эшчәнлеге турында тәфсилләп сөйләде. Бүгенге көндә уңышлы гына эшләп килүче проектлар белән таныштырды. Казан Епархиясе белән ике арада урнашкан хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре хакында да әйтте.

Очрашу ахырында ике як истәлекле бүләкләр биреште.

Фотосурәт http://dumrt.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot