news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Эстрада, театр булмаганда, милләтебезне дин саклаган

«Бер гасыр әлек татар эстрадасы, театры булмаган. Динебез генә булган», — диде Татарстан мөфтие.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Эстрада, театр булмаганда, милләтебезне дин саклаган
Михаил Захаров

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бер гасыр элек татар эстрадасы, театры булмаганда, милләтне, беренче чиратта, дин саклап калган. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Габдулла Тукай тууына 135 ел тулу уңаеннан «Мин кулыма китап алам…» дип исемләнгән бәйгедә шундый фикерен әйтте.

«Бер гасыр элек милләтебезне, беренче чиратта, дин саклап калды. Ул вакытта татар эстрадасы, театры булмаган. Динебез генә булган. Дин милләтне, милләт динне саклый. Бу — хакыйкать. Моны барыбыз да аңларга тиеш. Шуңа да бәйгене Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсендә үткәрдек», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Мин кулыма китап алам…» бәйгесе Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Конкурста мәдрәсәнең 1-3 курсларында белем алучы шәкертләр катнашты.

Бәйге Габдулла Тукай шигырьләрен иң оста, үтемле һәм аһәңле башкару номинацияләрендә үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100