news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде

Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Хөкүмәте делегациясе эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде. Делегация составында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәфәр барышында Татарстан делегациясе Дубайның Ислам икътисади үсеш үзәгендә (Dubai Islamic Economy Development Centre) булып, эшлекле очрашулар үткәрергә ниятли. Шулай ук Дубайның Ислам икътисади үсеш үзәге җитәкчелеге, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Икътисад министрлыгы вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган. ТР Президентына 2017-2021 елларга исәпләнгән яңа икътисади стратегия (Halal lifestyle) тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot