news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Дуслык тауны да күчерә”

Бүген, 3 нче ноябрьдә, Татарстанның барлык мәчетләрендә җомга намазларында дәүләт бәйрәменә – Халыклар бердәмлеге көненә багышланган вәгазьләр укыла.

(Казан, 3 ноябрь, "Татар-информ"). Кичә, 2 ноябрьдә, “Интертат.ру” сайтында Татарстан мөфтиенең чираттагы мәкаләсе дөнья күрде. Биредә Камил хәзрәт Сәмигуллин дәүләт тарафыннан билгеләп үтелә торган бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгать итә. Үз мәкаләсендә ул әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихына, аның әһәмиятенә, халыклар дуслык-татулыгының илебездә, бар дөньяда мөһим күренеш булуына туктала. Камил хәзрәт үз мәкаләсендә пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләрен, хикмәтле гыйбарәләр, мәкальләр китерә.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 3 нче ноябрьдә, Татарстанның барлык мәчетләрендә җомга намазларында дәүләт бәйрәменә – Халыклар бердәмлеге көненә багышланган вәгазьләр укылачак.

"Халыклар бердәмлеге көне 2005 елның 4 ноябреннән билгеләп үтелә. Бу көн татарстанлылар өчен аеруча истәлекле, чөнки Татарстан Республикасында күп еллар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату гомер сөрә", диелә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100