news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин Чүпрәлеләрнең Рамазан турындагы сорауларына җавап бирде

Камил хәзрәт Чүпрәле районында Изге Рамазан аенда үткәрелә торган чаралар белән дә танышты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Чүпрәлеләрнең Рамазан турындагы сорауларына җавап бирде
dumrt.ru

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Рамазан аеның 15нче көнендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чүпрәле муниципаль районына сәфәр кылды. Мөфти хәзрәтне район дин әһелләре һәм имам-мөхтәсиб Данир хәзрәт Шәрәфетдинов каршы алды. Биредә республика мөселманнары башлыгы шулай ук район хакимияте җитәкчесе Марат Гафаров белән очрашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Камил хәзрәт Чүпрәле районында Изге Рамазан аенда үткәрелә торган чаралар белән танышты. Данир хәзрәт мәчетләрдә дини укулар, балалар өчен рухи-әхлакый чаралар оештырылуы турында мәгълүмат бирде. Бүгенге көндә районда кырыктан артык мәчетнең уңышлы эшләвен билгеләп үтте.

Кичке җидедә районкүләм ифтар башланып китте. Әлеге чара район башлыгы Марат Гафаров, шулай ук 40 мәчет имамы һәм барлыгы 100дән артык кеше катнашында узды. Камил хәзрәт Сәмигуллин Чүпрәле халкына Рамазан аеның һәм Коръән укуның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде һәм күпсанлы сорауларга җавап бирде.

Алга таба мөселманнар авыз ачып, ахшам намазы һәм Коръән аятьләре укыды.

Очрашу күмәк рәвештә дога кылу белән төгәлләнде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100