news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Быел рус телендә онлайн-мәдрәсә ачылачак

«Белем бирү ресурсының интернет-платформасы һәм мобиль кушымтасына ихтыяҗ шулкадәр зур булды ки, онлайн-мәдрәсәдә укуга Татарстан һәм Россия халкы гына түгел, БДБ илләре, Европа, Австралия, Америка, Кытайдан да ватандашлар кушылды», - диде мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Быел рус телендә онлайн-мәдрәсә ачылачак
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, быел рус телендә онлайн-мәдрәсә ачу ниятләнә.

«2021 елның гыйнварында татар телендә онлайн-мәдрәсә ачкан идек. Татарча гына материал бирү кулланучылар аудиториясен киметәчәген аңладык. Ләкин бу белем бирү ресурсының интернет-платформасы һәм мобиль кушымтасына ихтыяҗ шулкадәр зур булды ки, онлайн-мәдрәсәдә укуга Татарстан һәм Россия халкы гына түгел, БДБ илләре, Европа, Австралия, Америка, Кытайдан да ватандашлар кушылды», — диде мөфти Казан Кремлендәге утырышта.

Ул Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү кысаларында, чаралар исемлегенә рус телендә онлайн-мәдрәсә дә кертелгәнен әйтте.

«Ул проект гамәлгә ашырылгач, дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан миллионлаган рус телле мөселманнар ислам нигезләре буенча дөрес гыйлем ала алачак. ИншаАллаһ, бу төрле радикаль интернет-мәйданчыкларга альтернатива булачак һәм халык арасында дини гыйлемсезлекне бетерүгә ярдәм итәчәк», — дип белдерде Камил хәзрәт.

Мөфти, шулай ук, 1100 еллык кысаларында Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы оештырылачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100