news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгар академиясе ачылышында Коръән аятен укыды

Бүген Болгар ислам академиясе уку елын башлый.

(Болгар, 4 сентябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Болгар ислам академиясен тантаналы рәвештә ачу чарасында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән аятен укыды.

"Киләчәктә Баруди, Курсави, Мәрҗани кебек галимнәр чыксын, академия эше игелекле булсын", – дип теләген җиткерде мөфти.

Хәзерге минутларда Болгар ислам академиясен тантаналы ачу чарасы бара. Чарага чакырылганнар арасында министрлар, депутатлар, дин әһелләре, район башлыклары, чит ил һәм башка рәсми кунаклар бар.

Чара алдыннан Болгар ислам академиясе магистрантларына һәм докторантларына студент билетларын тапшыру тантанасы булды. Болгар ислам академиясенә 36 студент кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100