news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Башкалабыз бик күп кеше җыя алырлык мәчеткә мохтаҗ

"Бөтен кеше канәгать булырлык проект төзеп, зур матур мәчет төзү нияте бар", - диде мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Башкалабыз бик күп кеше җыя алырлык мәчеткә мохтаҗ
Владимир Васильев

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мәркәзе Казан бик күп кеше җыя алырлык мәчеткә мохтаҗ. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга VII Республикакүләм ифтар мәҗлесендә шул хакта әйтте.

"Махачкаланы алсак, 14 мең кеше сыйдырышлы мәчет бар. Чечняда 20 мең кешелек мәчет төзелеп килә. Безнең башкала да бик күп кеше җыя алырлык мәчеткә мохтаҗ", - диде Камил хәзрәт.

Ул мәчетне салганда халык фикере исәпкә алыначагын әйтте. "Без моның төрле фикерләр каршылыгы булган урын булуын теләмибез. Бөтен фикерләрне исәпкә алып, бар кеше канәгать булырлык проект төзеп, зур матур мәчет төзү нияте бар", - ди мөфти.

  • Кичә "Казан-Арена" стадионында Республикакүләм ифтар узды. Барлыгы 15 мең кешегә ризык әзерләнгән иде. Чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Казан-Арена” акционерлык җәмгыяте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100