news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады

Мөфти беренче чиратта Казан шәһәре “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан янында булган иде.

(Казан, 9 май, “Татар-информ”). Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары 98 яшьлек Гали Гарифуллин, 95 яшьлек Әмирҗан Әнвәров, 91 яшьлек Хаҗи Гатауллин Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән шәхси котлаулар кабул итте. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ветераннарга ныклы сәламәтлек теләп, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Сезнең буын безнең күпмилләтле илебезне дошманнардан коткарган һәм бар дөньяга тынычлык алып килгән. Якты киләчәк хакына күрсәткән сезнең батырлыклар беркайчан онытылмас һәм безнең йөрәкләрдә һәрвакыт калыр”, – дип билгеләп үткән.

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин иң беренче чиратта Казан шәһәре “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан янына барган иде.

  • Харис хәзрәткә – 91 яшь. Ул 1944 елда 17 яшендә фронтка китә, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Күрсәткән батырлыклары, ныклыгы, кыюлыгы өчен Бөек Ватан сугышының II дәрәҗә ордены һәм утыздан артык медаль белән бүләкләнә. Моннан тыш гомеренең күп елларын ул, мәчет имамы буларак, рухи хезмәткә багышлый. 

"Моннан тыш, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән бүген республикабызның барлык районнарында һәм шәһәрләрендә яшәүче ветераннар да бәйрәм бүләкләрен алачак. Татарстан имам-мөхтәсибләре кулыннан бәйрәм бүләкләрен Питрәч, Чүпрәле, Әлки, Мөслим, Югары Ослан, Кайбыч, Буа, Алексеевский, Бөгелмә, Чаллы һәм Лениногорский ветераннары алды инде. Лениногорский районында бәйрәм өстәле оештырылды. Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы ветераны үзе дә катнашты. Мирза хәзрәткә 94 яшь булуга да карамастан, ул Лениногорский районының Юлтимер авылында имамлык эшләрен алып бара. Мөфтият тарафыннан барлыгы илледән артык Бөек Ватан сугышы ветераны тәбрикләүләр кабул итеп алачак", - диелә Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100