news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин 5нче төзәтү колониясендә җәза үтүчеләр белән очрашты

Колониядә утыручы мөселманнарның кайберләре төрмәгә эләгүнең үзләренә файдага булуын әйтә.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов Яшел Үзән районындагы 5нче төзәтү колониясендә җәза үтүчеләр белән очрашты.

Җинаять җаваплылыгына тартылган кешеләр белән очрашу колониядәге “Әл Фәтиха” мәчетендә үтте. Очрашу Коръән өләшү белән башланып китте, Камил хәзрәт Сәмигуллин колониягә 250 изге китап бүләк итте.

Мөфти Казан басмасының үзенчәлекләре хакында да сөйләп үтте. “Узган елны монда килгәч, әзерләнә торган Казан басмасы турында сөйләгән идек. Һәрберегезгә бирәбез дип вәгъдә иттек. Бүген шушы китапларны таратабыз. Пакьстанда, Мисырда, Төркиядә басылган нөсхәләрнең барысыннан да яхшы, уңайлы булган нәрсәләрне монда тупладык. Шуңа Казан басмасы иң әйбәт, иң уңайлы басмаларның берсе,” – дип аңлатты Камил хәзрәт.

Камил хәзрәт сүзләренә караганда, Коръәнне өйрәнгән, биш вакыт намаз укыган кешегә уңай якка үзгәрми мөмкин түгел. “Аллаһ Тәгалә Коръәндә “Намаз кешене барлык тыелган нәрсәләрдән ерагайта” дип әйтә. Кеше ихлас намазга басса, Коръәнне өйрәнсә, ул, әлбәттә, үзгәрәчәк. Бу эш безнең бөтенебез өчен дә кирәк. Төзәтү учреждениясе дип атасалар да, кайвакыт моннан кеше, киресенчә, явызланып чыга. Кеше төрле хәлдә калырга мөмкин бит. Шуңа күрә алар монда булганда, без мөмкин кадәр ярдәм итәргә тиеш. Иреккә чыккач, алар безнең җәмгыятькә кушылачак. Без аларның төзәлеп, яхшырып чыгуларын телибез,” – дип белдерде ул.

Колония территориясендә урнашкан мәчетнең шунда җәза үтүчеләр тарафыннан төзелүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Монда мәчет һәм чиркәү янәшә урнашкан.

"Режим бозылуга карамастан, дини бәйрәмнәр вакытында сәхәргә тору рөхсәт ителә"

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшләү буенча урынбасары Рафаиль Дәүлиев мәчетнең Татарстан традицияләрен исәпкә алып төзелүен әйтеп үтте. “Бу учреждениянең үзенчәлеге бар, әлбәттә, ләкин монда килеп эләккән кешеләр аерма сизми дип уйлыйм. Колония колония инде ул, бөтен нәрсәне дә дин таләпләренә яраклаштырып булмый. Шулай да мөмкин кадәр шартлар булдырырга тырышабыз. Әйтик, монда дини бәйрәмнәр үткәрелә, кайвакыт иртәрәк ятарга, Рамазан аенда сәхәргә торырга, ифтар вакытында авыз ачарга рөхсәт итәбез. Болар барысы да режимны боза, ләкин без ярдәм итәргә тырышабыз. Без иман күңелдә булырга тиеш дигән фикердән чыгып эш итәбез.”

Рафаиль Дәүлиев сүзләренә караганда, мәчеткә йөрүчеләрнең бөтенесе диярлек эшли, алар арасында тәртип бозулар да бик сирәк. “Ислам аларга тормыш мәгънәсен аңларга, үз юлын табарга ярдәм итә. Бу эш бөтен җәмгыять өчен дә, дәүләт өчен дә кирәк. Без җәза үтүчеләр үзләрен җәмгыятьтән читкә кагылган дип тоймасын өчен мөмкин булган чараларны күрергә тырышабыз. Әйе, алар җинаять кылган, моны беркем дә акламый. Алар моның өчен җәзасын ала, ләкин әлеге кешеләр гражданлык хокукларыннан аерылган дигәнне аңлатмый. Конституция тарафыннан һәркемгә дин һәм вөҗдан иреге гарантияләнгән. Монда алган дини белемнәр аларга иреккә чыккач та кирәк булачак.

Элеккеге җәза үтүчеләрне шәһәр мәчетләрендә дә очратканым бар. Алар килеп исәнләшәләр, мин аларны истә дә калдырып бетерә алмыйм. Мин моңа бик шатланам, димәк, алар югалып калмаган. Безнең максат җәмгыяткә тулы кешеләрне кайтару. Дин, ислам аларга дөрес юлны күрсәтә, төзәлергә мөмкинлек бирә,” – ди Рафаиль Дәүлиев.

Коръәннең яртысын яттан өйрәнүчеләр бар

Мәчеттә даими рәвештә дин дәресләре алып барыла, хәтта Коръән уку буенча конкурслар да үткәрелә. Җәза үтүчеләр арасында Коръәннең яртысын яттан өйрәнүчеләр дә бар. Укытучыларны үзләре арасыннан сайлыйлар.

2009 нчы елда ирегеннән мәхрүм ителгән Мансур Зарипов мәчеттә дин сабакларын өйрәтә. “Яшьләр монда беренче тапкыр килгәч, иң баштан Аллаһ турында, кешеләрнең яратылу максаты, пәйгамбәребез с.г.в. турында сөйлибез. Гарәп хәрефләрен, Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтәбез. Аллаһ Тәгалә Коръәне кешеләргә тормыш кулланмасы итеп җибәргән. Без анда язылганнарның мәгънәсенә төшенергә, тормышыбызны шуңа яраклаклаштырырга тырышабыз. Гыйлемгә омтылучылар өчен монда бөтен мөмкинлекләр тудырылган, кирәкле китпалар да бар. Сораулар туган очракта, безнең янга килеп йөрүче хәзрәтләргә сорыйбыз мөрәҗәгать итәбез,” – ди ул.

Мансур Зарипов җәза срогын үтәп бетерергә бер елдан азрак вакыт калганын әйтте. Ул РФ Җинаять Кодексының 159 маддәсе буенча (мошенниклык) хөкем ителгән булган. 

"Минем бу стеналарны калдырып китәсем килми"

“Әл Фатиха” мәчетенең хәзерге имамы Камил Мөхәммәтҗанов ике көннән соң иреккә чыгачагын әйтте. “Сәер яңгыраса да, минем бу диварларны калдырып китәсем килми, – ди ул. – Авыр, озын юлдан соң бу чыннан да тормыш бүләге иде. Чөнки монда мин Исламны кабул иттем, монда кешеләрнең мәрхәмәтлелеген күрдем, тормышның асыл мәгънәсен аңладым.

Узган елны Камил хәзрәт безгә бик яхшы киңәшләр биреп калдырды, Коръәнне тулысынча яттан өйрәнергә өндәде. Аллаһ Тәгаләнең чиксез мәрхәмәте хакында сөйләде. Беренче көнне үк без Коръәнне ятларга керештек. Камил хәзрәт: “Монда ятлый башларсыз, иреккә чыккач дәвам итәрсез” диде. Аның сүзләре безнең йөрәкләргә үтеп керде. Ел дәвамында ике ярым җүз ятлап чыктык, бу якында 50 бит дигән сүз,” – дип сөйләде Камил Мөхәммәтҗанов.

"Төрмәгә эләгүебез файдага булды дип уйлыйм"

26 яшьлек Улугбек Сайдалимов сәхәбә турында китап укыганнан соң Ислам белән кызыксынып киткән. “Монда тормыш турында, үткән һәм киләчәк турында уйланырга вакыт күп. Башка колониядә, аерым камерада утырган вакытта сигез ай дәвамында китаплар укыдым. Кулыма бер сәхәбә турында китап килеп керде. Ул миңа бик көчле тәэсир итте, шуннан дин белән танышуым башланды, аның ярдәмендә Аллаһ Тәгалә мине туры юлга бастырды, – ди ул. – Этник мөселман булсам да, диннән ерак идем. Монда эләгүебез файдага булыр дип уйлым. Чөнки монда хакыйкатьне аңлый башладык, дөньяга карашларыбыз үзгәрде.” Ул РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсе буенча (наркотиклар саклау) хөкем ителгән.

Аралашу барышында җәза үтүчеләр мөфтигә хаҗ кылу, Коръән ятлау, иҗаза алу, турында сораулар бирде. Аралашу җәмәгать белән өйлә намазын уку төгәлләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100