news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Мәскәү мөфтиенә Диния нәзарәте бастырган Коръән басмасы турында сөйләде

2017 елда әлеге басма Россиядә ислам үсеше тарихына кереп калды.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Кичә Галиев мәчетендә Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдар хәзрәт Аляутдинов белән очрашты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында мөселман лидерлары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бастырган Коръән басмасы турында сөйләште. 2017 елда исә әлеге басма Россиядә ислам үсеше тарихына кереп калды – ул рәсми рәвештә дөньякүләм стандартларга тәңгәл килә дип танылды. Әмма Нәзарәт шушы казанышта туктап калмыйча, Коръәннең өченче, яңартылган һәм камилләштерелгән басмасын әзерләүне дәвам итә. Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре Коръәннең татар һәм рус телләренә тәфсирләрен әзерләү өстендә эшли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100