Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камил хәзрәт Мәскәүдә Россия динара совет утырышында катнаша
Чарада Татарстан мөфтиенең чыгышы да ниятләнә.
(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие бүген Мәскәүдә Россия динара советы утырышында катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чарада Патриарх Кирилл, шулай ук Динара совет Президиумы әгъзаларының чыгышлары каралган. Утырыш ахырында мәдәният өлкәсендә дин тотучыларның хис-тойгылары кимсетелүгә караган, сәнгать әһелләренең мораль җаваплылыгы һәм иҗади иреге мәсьәләләре буенча гариза кабул ителер дип көтелә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да чыгышы ниятләнә.
Белешмә өчен: Россия динара советы 1998 елда оеша. Ул рухи лидерларны һәм Россия Федерациясенең дүрт конфессия вәкилләрен – ислам, православие, яһүд һәм будда диннәрен берләштерә. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россия динара советына 2017 елның февралендә керде, бу – Татарстан мөфтияте эшчәнлеген федераль дәрәҗәдә җитди тану дигән сүз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз