news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил Гәрәев быелгы «Татар җыры» фестиваленең бюджетын әйтте

Камил Гәрәев быелгы «Татар җыры» фестиваленең бюджетын әйтте
Абдул Фәрхан

Журналистлар белән очрашуда «Барс-Медиа» компанияләр группасы директорлар советы рәисе Камил Гәрәев «Татар җыры – 2022» фестиваленең бюджеты турында сөйләде.

«Чыннан да, зур эшләр эшләгәндә бюджет кирәк. Татар җыры фестивале бюджеты һәрвакыт зур иде: 12, 15, 17 миллион сум булды, күбрәк тә булды. Ул ел саен әзрәк үзгәрә. Быелгы бюджетның төгәл санын әйтә алмыйм, ул үзгәреп тора. Якынча 17-18 миллион сум. Бюджет аз түгел. Компания үзенең көчен куя, партнерлар белән дә эшлибез», – дип аңлатты ул.

Быелгы «Татар җыры» фестивале 17 декабрь көнне «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге зур концертлар залында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot