news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Гәрәев «Татар җыры» фестивале халыкара дәрәҗәдә булуының төп сәбәбен аңлатты

Аның фикеренчә, фестивальне карарга бөтен дөньядан киләләр.

Камил Гәрәев «Татар җыры» фестивале халыкара дәрәҗәдә булуының төп сәбәбен аңлатты
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Барс-Медиа» компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев «Татар җыры» татар эстрадасы фестиваленең «халыкара» исемен йөртүнең сәбәбен аңлатып үтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә матбугат очрашуында сөйләде.

«Берничә ел бездә чит ил катнашучылары булды, хәзер дә без аларны күз уңында тотабыз. Ни өчен фестиваль Халыкара исемен йөртә? Чөнки ул бөтен дөньяда яшәгән халык өчен. „Татар җыры“ннан радио, телевидение туры эфир алып бара. Фестивальне карарга бөтен дөньядан киләләр. Без моңа бик шатбыз. Елдан-ел килә торган үзебезнең тамашачыбыз бар. Шуңа күрә без, чыннан да, халыкара фестиваль дип санала алабыз дип уйлыйм», — ди ул.

Камил Гәрәев ХХ Халыкара «Татар җыры» фестиваленә Татарстан Президентын Рөстәм Миңнеханов, беренче Президент Минтимер Шәймиев һәм Татарстан җитәкчелегенең килүен көтәбез, дип белдерде.


«Татар җыры» — ел саен үткәрелә торган халыкара эстрада фестивале, татар җыры өлкәсендә халык премиясен тапшыру тантанасы. Казанда 1999 елдан бирле үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100