Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил Фәйзрахманов соңгы юлга Мәрҗани мәчетеннән озатылачак
Халык артисты Венера Ганиеваның ирен соңгы юлга озату мәрасиме 11.00 сәгатькә билгеләнгән.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату мәрасиме Мәрҗани мәчетеннән булачак. Бу мәгълүматны мәрхүм соңгы елларда эшләгән Татар дәүләт опера һәм балет театры мәгълүмат үзәгендә расладылар.
Озату мәрасиме 11.00 сәгатькә билгеләнгән.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахманов кичә вафат булды.
Камил Фәйзрахманов 40 елдан артык тавыш режиссеры булып эшләде. Соңгы елларда ул Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры театрында хезмәт куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз