news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Әбләзов: Безнең тарихны Кытай тарихчылары күбрәк өйрәнә

Татарларның Алтын урда чорын тирәнтенрәк өйрәнергә кирәк, дигән фикердә Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы рәисе.

(Казан, 25 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Безнең тарихны Кытай тарихчылары күбрәк өйрәнә. Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы рәисе Камил Әбләзов шундый фикердә. Кичә I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтае пленар утырышында ул шулай дип белдерде.

"Безнең тамырларыбыз барып тоташкан Урта Азия татарлары хакында тарих хаман да фәнни институтлар, Россия һәм Татарстан галимнәре тарафыннан өйрәнелмәгән. Бәлки моңа вакыт та җитмидер. Бу битәрләү түгел, ә үкенеч. Татарларның Алтын Урданы төзүче буларак тарихын өйрәнү бик зур эш һәм без аны өйрәнергә тиеш", - диде галим.

Аның фикеренчә, Болгар музей-тыюлыгын торгызу белән мавыгып, без Болгар чорының татарлар тарихында бик кечкенә өлеш икәнен онытабыз. "Безгә Алтын Урда тарихын тирәнрәк өйрәнү кирәк. Чөнки без дәүләт нигезен тәшкил иткән милләт булганбыз. Алтын Урдадан соң барлыкка килгән дәүләтләрне дә өйрәнергә кирәк. Чөнки алар Россия империясе һәм хәзерге Россияне төзүдә зур өлеш кертә", - дип саный Камил Әбләзов.

Әгәр дә без тарихыбызны өйрәнсәк, белсәк, яшьләребезгә киләчәктә яшәү җиңелрәк булачак, ди ул.

"Авыларыбызның тарихын өйрәнү безнең көчебездән килә. Без халкыбызның тарихи яшәешен күзалларга ярдәм итәбез. Тарихыбыз, телебез, яши торган җиребез - безне этнос буларак күрсәтә торган нигез", - дигән фикердә галим.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100