news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камерун сәясәтчесе: Казандагы БРИКС саммиты кешеләргә яңа өмет бирде

БРИКС саммитының өч көне дәвамында без дәүләт башлыклары үткәргән зур эшне күрдек, ди Камерунның PURS сәяси партиясе башлыгы Серж Эспуар Матомба. Аның фикеренчә, бу күп илләр, шул исәптән берләшмәгә кермәгәннәр, арасында хезмәттәшлекне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу кешеләргә яңа өмет бирә, дип сөйли ул «Татар-информ»га.

«БРИКС күп кенә илләр өчен күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне киңәйтү өчен альтернатива булды. Бу өч көн дәвамында һәркем Россиянең дөньядан аерылмавын сизде. Җир шарының төрле почмакларыннан килгән кешеләрдә уңай үзгәрешләргә зур өмет туды», - дип хәбәр итте ул.

Ул Татарстанның үзендә нык тәэсир калдыруын да әйтә. Бигрәк тә аңа аш-су ошаган, әмма ул ошаткан ризыгын атый алмый, бары тик бик әйбәт булуын билгеләп уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot