news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камерун дипломаты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан алган тәэсирләре турында сөйләде

Ислам хезмәттәшлеге илләреннән яшь дипломатларның Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы дустанә мөнәсәбәттә узды, анда мәгариф, фән, мәдәният һәм башка темалар турында фикер алышу булды. Бу хакта «Татар-информ»га Камерун Республикасының Мәскәүдәге илчелегенең беренче сәркатибе Самюэль Ндичо Бамбо сөйләде.

«Кичә без Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очраштык. Минем өчен бу аңа үз идеяләрем турында сөйләү, көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышу өчен зур форсат булды. Бу бәһасез тәҗрибә. Без Татарстандагы мөмкинлекләр турында сөйләштек. Туган илемнән килгән студентларның республикадагы югары уку йортларында укуы минем өчен мөһим», – дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумы Казанда 13 – 18 майда уза. KazanForum 2009 елдан башлап Татарстанда ел саен уздырыла. 2023 елдан әлеге чара федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен җитәкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100