news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камчаткада Сабан туе узачак

Бәйрәмне Камчатка краеның “Дуслык” татар-башкорт иҗтимагый оешмасы уздыра.

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”). 20 июльдә Камчатканың Елизов районында Сабан туе узачак. Бәйрәм Камчаткада 26 тапкыр уздырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

“Кам 24” мәгълүмат агентлыгына төбәкнең Мәдәният министрлыгында хәбәр итүләренчә, бәйрәм 12:00 сәгатьтә ачылачак һәм концерт белән кичке 18:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Кунакларны милли уеннар, ярышлар һәм конкурслар, колгага менү, гер спорты буенча турнир көтә. Шулай ук Татарстаннан килгән артистлар да чыгыш ясаячак. Конкурста җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак”, - диелә хәбәрдә.

Бәйрәмне Камчатка краеның “Дуслык” татар-башкорт иҗтимагый оешмасы уздыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100