news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Камчаткада диңгезчеләр метил спиртыннан агуланып үлгән
Хәзерге вакытта 5 диңгезченең үлеме хакында хәбәр ителә.
Скопировать ссылку
(Казан, 14 март, "Татар-информ"). Камчаткада спиртлы эчемлек белән агуланып үлүче диңгезчеләрнең саны бишкә җиткән. Балыкчылык судносы әгъзаларының бишенчесе – 52 яшьлек ир-ат, Петропавловск-Камчатка кешесе төбәк хастаханәсендә үлгән. "Российская газета" хәбәр итүенчә, экипаж вәкиле үлеменә метил спирты куллану сәбәпче булган.
Гадәттән тыш хәл бүген иртән килеп чыккан. "Изумруд" балыкчылык судносындагы диңгезчеләрнең дүртесе спиртлы эчемлектән агулану аркасында көймәдә үк вафат булган.
Хәзерге вакытта хастаханәдә зыян күргән тагын дүрт кеше бар. Аларның гомеренә куркыныч янамый, диелә.
Җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot