news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камчаткада 6 сәгать эчендә сайлау участокларына 64 меңләп сайлаучы килгән

Край сайлау комиссиясе көндезге сәгать өчкә өлкәнең 26,6 процент сайлаучысы үз тавышын биргәнен җиткерә.

(Казан,18 сентябрь, «Татар-информ»). “Ярымутрауда көндезге сәгать өчкә 63902 кеше тавыш биргән. Әгәр дә көндезге сәгать 12гә кадәр килүчеләр белән чагыштырсак, өч сәгать эчендә Камчаткада сайлау участокларында 30 меңләп кеше тавыш биргән”, - диелгән «Кам 24» агентлыгына өлкә сайлау комиссиясендә.

Мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, ярымутрауда иртәнге сәгать сигездән 194 сайлау участогында сайлаулар башланып киткән. Өлкәдә барлыгы 136089 сайлаучы теркәлгән. Дәүләт думасына бер урынга бермандатлы округ буенча алты кандидат дәгъвалый. Камчатка өлкәсенең законнар чыгару җыенында 300 кеше эшләргә теләк белдергән. Моннан тыш, кайбер муниципаль районнарда да җирле сайлаулар үтә.

Сайлаучыларны җәлеп итәр өчен край үзәк сайлау комиссиясе "сайлау участогыннан селфи" конкурсын игълан иткән. Комиссиянең социаль челтәрдәге аккаунтыннан күренгәнчә, бу акциядә яшьләр бик теләп катнаша. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100