news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камчаткада 5,6 магнитудада җир тетрәгән

Җимерелүләр, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Камчаткада 5,6 магнитуда белән җир тетрәү теркәлгән, дип хәбәр итә RT.

Җир тетрәү Шипунск борыны районында булган. Җир асты тирбәнеше Петропавловск-Камчаткадан көнчыгышка таба 95 чакрым ераклыкта 64 чакрым тирәнлектә булган.

Җимерелүләр, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100