news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камчатканың көньягында 6,1 магнитудалы җир тетрәү булган

Шимбә көнне, 25 февральдә, Камчаткада 6,1 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән. Бу хакта «Известия» газетасы Россия Фәннәр академиясе Геофизика хезмәтенең Камчатка филиалы сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Җир асты селкенүләре җирле вакыт белән 18.25 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 9.25 сәгатьтә) ярымутрауның көньягында, Тын океан акваториясендә теркәлгән.

Җир тетрәү үзәге Петропавловск-Камчатскидан 170 чакрым ераклыкта урнашкан.

16 февральдә Иркутск өлкәсендә Байкал күле акваториясендә җир тетрәү булган иде. Аның үзәге Зур Голоустное бистәсеннән 18 чакрым ераклыкта урнашкан. Иркутскида җир асты селкенүләренең интенсивлыгы 3 балл тәшкил иткән.

Шул ук вакытта, Россия Фәннәр академиясе Ерак Көнчыгыш бүлегенең Вулканология һәм сейсмология институты хезмәткәре Алексей Соломатин билгеләп үткәнчә, Төркия һәм Сирия кебек төбәкләрдә сейсмик үсеш фонында Ерак Көнчыгышта сизелерлек үзгәрешләр күзәтелми. Галим әйтүенчә, Төркиядәге җир тетрәү Россиянең Тын океан поясына кагылмый. Әмма җир тетрәү арасындагы элемтәләрне тулысынча инкарь итү дөрес булмас иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100