Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камчаткада Ми-8 вертолеты югалган
Ми-8 вертолеты югалганнан соң Камчатка ярымутравында эзләү операциясе бара. Оператив хезмәтләр мәгълүматлары буенча, «Витязь-аэро» авиакомпаниясе һава судносы билгеләнгән вакытта билгеләнгән пунктка килеп төшмәгән, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Вертолет Вачкажец вулканыннан Николаевка авылына кадәр маршрут буенча рейс үтәгән (25 километр ара). Бортта өч экипаж әгъзасы булган. Һава судносы белән элемтә югалуның төгәл сәбәпләре әлегә ачыкланмаган.
Куркыныч хәлгә каршы кичекмәстән чаралар күрелгән. Авиакомпаниянең икенче вертолеты эзләү-коткару эшләрен башкару өчен һавага күтәрелгән. Тагын бер Ми-8 борты очарга әзер тора. Моннан тыш, югалган вертолетның якынча маршруты буенча юлга чыгарга әзер торучы җир өсте коткаручылары төркеме формалаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз