news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камчаткада җир тетрәгән

4,6 магнитудалы җир тетрәү Усть-Камчатка районы территориясендә булды, дип хәбәр иткән Камчатка Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк башлыгы. Бу хакта «РИА Новости» яза.

«Россия Фәннәр академиясе геофизика хезмәтенең Камчатка филиалы мәгълүматлары буенча, 12 май кичендә Усть-Камчатка муниципаль районы территориясендә сизелми торган сейсмик вакыйга теркәлде. Сейсмик вакыйганың магнитудасы 4,6 тәшкил итә. Җир тетрәүнең эпицентры Усть-Камчатка муниципаль районы территориясендә, Ключи бистәсеннән 30 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан», - диелә хәбәрдә.

Җир тетрәү 143 километр тирәнлектә булган. Россия Фәннәр академиясе геофизика хезмәтенең Камчатка филиалы оператив мәгълүматлары буенча, җир тетрәү Усть-Камчатск бистәсеннән 82 километр ераклыкта теркәлгән.

Торак пунктларда сейсмик вакыйга сизелмәгән. Камчатка крае муниципаль районнарының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә гражданнардан шалтыратулар килмәгән, дип ачыклык керткәннәр гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100