news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камчаткада Ан-2 самолеты югалган

Камчаткада радарлардан коммерция йөге ташучы Ан-2 самолеты юкка чыккан. Бу хакта төбәкнең гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Лебедев сөйләде.

Росавиациянең беренчел мәгълүматлары буенча, югалган самолет бортында өч кеше булган. RA-33555 теркәү номеры булган һава судносының Мильково – Оссор маршруты буенча рейс башкарганы билгеле. Авария радиомаяклары активлаштырылган.

Югалган Ан-2не эзләү өчен Камчатка авиация предприятиесенең ике МИ-8Т эзләү-коткару вертолеты җибәрелгән. Вертолетлар Петропавловск-Камчатский (Елизово) һәм Тиличики аэропортларыннан очып киткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100